Районда бер айда ике янгын чыкты
Чираттагы янгын агымдагы елның 23 ноябренә каршы төндә Рангазар авылында чыга.
Йорт хуҗалары сәер тавышка уянып китәләр. Алар чормада ут күрәләр. Ялкынны җиңә алмаячакларын аңлаган хәлдә тиз генә өйдән чыгып китүне кулай күрәләр. Электр линиясе чорма аша үткәрелгән була. Агач чүбе түшәлгән җирлек ялкын таралуга булышлык кына күрсәтә. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт яшәүгә яраксызга әйләнә.
Электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу бер ай элек Җәлил поселогында да янгын чыгуга сәбәпче була.
Хөрмәтле райондашлар, электрүткәргечләрне монтажлауны бары тик квалификацияле белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз, электр чыбыкларын һәм саклау автоматларын сайлау белән бәйле таләпләрне төгәл үтәү зарур. Елына кимендә бер тапкыр контактлы ялгануларга "ревизия" үткәрергә кирәк. Кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану да катгый тыела. Төтен чыгуны хәбәр итүче җайланма урнаштырырга онытмагыз – ул Сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калыр. Янгын чыккан яки төтен исе сизгән очракта, кичекмәстән 01 яки 101 телефоннары аша янгын-коткару хезмәтенә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев