САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мунчасы янганда, хуҗаның куллары пешкән

9 апрельдә кичке якта Сарманда бар хуҗалыктагы мунчада янгын чыгу очрагы теркәлде.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, ут янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү – мичне яндырып җибәрү өчен тиз янып китүчән сыеклык куллану аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Янгында хуҗа зыян күргән, ул, куллары 1-2 дәрәҗә пешеп, Яр Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастахнәсенең пешкән авыруларны дәвалау бүлегенә озатылган. Янгын нәтиҗәсендә килгән зыян ачыклана, мунча иминиятләштерелмәгән булган.

Хәбәр янгын күзәтчелеге хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев