САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мәчеттә биш кешене атып үтергәннәр, яраланучылар саны да шактый

Йәмәндә мәчеттә биш кешене атып үтергәннәр, унбер кеше яраланган.

Өйлә намазына җыелган халыкка психик авыру ир-ат аткан.

Кичә Йәмәннең көньягындагы Абьян провинциясендә урнашкан мәчеттә атыш булган. Кимендә биш кеше һәлак, тагын унбер кеше яраланган. Бу турыда Al Arabiya телеканалына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Телеканал мәгълүматы буенча, җинаятьче Ас-Сулаа авылындагы мәчеттә өйлә намазы вакытында ут ача. Һәлак булучылар арасында мәчет имамы һәм җинаятьченең әтисе дә бар. Яраланган кешеләрнең кайберләре авыр хәлдә.

Мәчеттәге кешеләргә аткан ир-ат психик авыру булган. Ул кешеләргә атканнан соң, качып киткән. Хәзерге вакытта җинаятьчене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-01-2020/y-m-nd-m-chett-bish-keshene-atyp-terg-nn-r-unber-keshe-yaralangan-5716185

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев