САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә «Транснефть» территориясендә янгында зыян күрүчеләрне эзлиләр

Белгечләр «Кәләй» станциясендә янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

лмәт районында «Транснефть» территориясендә янгыннан соң эзләү эшләре оештырылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт урынында «Татарстан Республикасы буенча сынау янгын лабораториясе» янгынга каршы федераль хезмәтенең суд-эксперт учреждениесе» ФДБУ хезмәткәрләре эшли. 13.24 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре резервуар эчендә янгын сүндерелүе турында хәбәр итте.

 

 

Моннан тыш, насос станциясе территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әлмәт күчмә лабораториясе эшли.

Белгечләргә әле янгын чыгуның сәбәбен ачыкларга туры киләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Кәләй» насос-кудыру станциясендә 45 квадрат метр мәйданда янгын чыккан. Янгын бер сәгатьтә сүндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев