САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Күрше шәһәрдә ике егет боз астына киткән

8 декабрьдә, 15:22 сәгатьтә Әлмәт районының «ашыгыч ярдәм» диспетчерлык хезмәтенә Әлмәтнең Шевченко урамы, 88 адресы буенча урнашкан йорт янындагы буада ике егетнең боз астына китүе хакында хәбәр килә.

1994 елгы егеткә судан чыгарга фельдшер  ярдәм иткән. 1991 елгы икенче зыян күрүчене судан коткаручылар чыгарган. Ир-атларның исерек хәлдә булганлыгы ачыкланган.

Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар һәм үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Буада бозның максималь калынлыгы 5 см тәшкил итә. Егетләр боз астына киткән урыннан ярга кадәр 5 м ара, суның тирәнлеге 3 м булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев