САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Күренекле драматург Әмир Камалиев вафат

Күренекле драматург Әмир Камалиев белән хушлашу иртәгә Казан мәчетләренең берсендә булачак.

Татар драматургы Әмир Камалиев бүген вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Бу мәгълүматны аның туганнары раслады.

Әмир Камалиев өендә вафат булган, әлегә төгәл сәбәбе билгеле түгел. Туганнан туган сеңлесе Регина Камалиева әйтүенчә, йөрәк белән бәйле булуы мөмкин.

Күренекле драматург белән хушлашу иртәгә Казан мәчетләренең берсендә булачак. Әлегә кайсы зиратка күмеләсе дә тәгаенләнмәгән. “Бәлки, Иске татар зиратына җирләнер – анда безнең әби күмелгән, аның янына җирләрбез”, - диде Регина Камалиева.

Реклама

 

Әмир Камалиев Аманулла тәхәллүсе белән иҗат итте. Күренекле драматургка 2020 елның маенда 60 яшь туласы иде. Аның соңгы эшләренең берсе – ТНВ каналында төшереләчәк “Рәхәт яшибез!” ситкомы өчен сценарийлар. Аның ситком әзерләүче креатив төркем белән эшләве билгеле.

  • Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев