Коточкыч фаҗигада хатын-кыз һәм биш айлык сабыйның гомере өзелгән

Казан-Оренбург трассасында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, трассаның 34нче чакрымында булган. “Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат булган. Ул автолюлькада яткан”, - дип шәрехлиләр Татар-информга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шаһитләр сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә, бала яткан автолюлька машинадан очып чыккан. Ул каеш белән эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

Бу хакта тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25714

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде