САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Казанда такси шоферы юл аркылы чыгып барган ир-атны бәрдергән

Баш мие селкенгән ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Казанда такси шоферы юл аркылы чыгып барган ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте Ямашев проспектындагы 33нче йорт каршында кичә иртән килеп чыккан. 71 яшьлек ир-ат тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган. «Рено» автомобилен идарә иткән 32 яшьлек ир-ат машина каршында пәйда булган җәяүлене абайлап өлгерә алмаган.

Нәтиҗәдә, баш мие селкенгән ир-атны «Ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә озатканнар. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168544/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев