САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда баланы бәрдергән автоледига карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә+ВИДЕО

Бу хәл Казанның Идел буе районында булган.

Казанда баланы бәрдергән автоледига карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Казанның Идел буе районы Кол Гали урамында “Лада” белән идарә итүче хатын-кызның “зебра”да бала бәрдерүе турында хәбәр иткән иде. Видеода баланың җәяүлеләр юлына чыгуы, самокатка басуы һәм юл аша чыгарга омтылуы күренә. Шул вакытта аны җиңел машина бәрдереп китә. Бала машина капотында берничә метр бара, аннары автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

2 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар. Табиблар баш мие селкенүен һәм имгәнүләр булуын теркәгән.

Реклама

Хәзер машина йөртүче хатын-кызны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Фото һәм материал: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/14/167843/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X