САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан федераль университетыннан 70 кешене эвакуацияләгәннәр

Бутлеров урамында сигез катлы бинаның беренче катында яктырткычта кыска ялганыш булган.

Казан федераль университетының бер бинасында кыска ялганыш аркасында 70 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген министрлыкка Бутлеров урамындагы университетта электр үткәргече януы турында хәбәр иттеләр. Янгын урынына Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре барды», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Бинаның беренче катында яктырткычта кыска ялганыш булуы ачыкланды. Янгын чыкмаган.

«Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасында төтенләү датчигы эшли башлаган. Автомат режимда хәбәр итү системасы кабынган. Университет һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре билгеләнгән регламент буенча эшләгәннәр, ут табылмаган», - дип сөйләделәр КФУ матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк КФУдан 70 кешене эвакуацияләгәннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194230/

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев