САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Каһәр төшкән коронавирус: сабыебыз 10 көн интегеп үлде"

Күптән түгел Уфада сирәк авыру йоктырган өч яшьлек Алия вафат булды. Бала озак вакытлар веналан тукландыруда була – кыска эчәклек синдромы аркасында ул үзе ашый алмый.

Күптән түгел сабый очраклы рәвештә катетерны өзә. Яңасын Мәскәү табиблары гына куя алган, тик анда барып җитәлмиләр. Баланың әти-әнисе башкалага кадәр самолетка өлгерми, ә икенчесен көтәргә озак - Уфа-Мәскәү маршруты буенча рейслар хәзер сирәк оча.

Алиянең әти-әнисе Республика балалар дәваханәсендә катетер урнаштырырга риза була, ләкин ул туры килми.

- Сабыебыз 10 көн интегеп үлде. Коронавирус аркасында без Мәскәүгә китә алмадык, бәлки анда аны коткарырлар иде. Бер самолет кына иде, әмма бала озак көтә алмады, - ди кызның әтисе.

Алиянең туганнары хәтта Мәскәүдән махсус борт турында килешә алган, тик кызганыч, баланы инде еракка алып бару мөмкин булмаган...

Реклама

Фото: vecherka74.ru

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев