САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гөмбә җыярга барган әби аюдан ничек котылган?

Хабаровскида әби аюдан котылыр өчен төне буе ырларга мәҗбүр булган.

Хабаровск өлкәсендә 83 яшьлек әби гөмбә җыярга урманга чыгып китән. Урманда аюга юлыккан һәм аннан качарга тырышканда сазлыкка батып калган. Әби тәүлек буе диярлек билгәчә сазлыкта басып торган һәм аю якынлашмасын өчен кыргый җәнлек кебек ырылдарга мәҗбүр булган.

Хабаровскиның Сита поселогында яшәүче бер әби урманга гөмбә җыярга чыгып киткән һәм югалган. Әлеге җирлектә аюга юлыгу очраклары шактый булган. Әби югалганнан соң аны эзләргә авыл халкы һәм дәүләт органнары чыккан. Урман сукмагында гөмбә тутырылган чиләк табылганнан соң эзләүчеләр җирле хайваннарга хас булмаган ырлау тавышы ишеткәннәр. Шул тавышка барып, коткаручылар әбигә тап булганнар.

Аю әбине төне буе сагалап чыккан. Ул коткаручыларның машинасын күреп кенә куркып качкан. Әбине коткарганнар соң  хастаханәгә илткәннәр, ләкин анда озак тотмаганнар. Ул сау-сәламәт, җәрәхәтләнмәгән, бары тик бик зур стресс кичергән.

 

Фото: pixabay.com

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев