САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фазлыевлар гаиләсендә зур кайгы...

ТатарстанТөп яңалык «Яшәтәсе килде сине, әни, тик булмады…» — Азат Фазлыев гаиләсендә зур кайгы 15.03.2019 Азат Фазлыевның әнисе бакыйлыкка күчкән. Бу хакта җырчы Инстаграм аша хәбәр итә. «Яшәтәсе килде сине-ӘНИ!!! Тик, булмады… Син дөньяда иң сабыр, ин көчле, мәрхәмәтле ӘНИ!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык…. ләкин киттең… ТЫНЫЧ ЙОКЛА ӘНИЕМ» дип яза җырчы.

Кайгы белән Азат Фазлыевның тормыш иптәше Алсу Фазлыева да уртаклаша. «Бик куп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды… Бик көчле рухлы, яшим дип- балалар, оныклар дип яшәде… Без — балалар булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык… Син бик купләргә урнәк булырлык булдын! Зинхар, упкәләп китмә. Син -мәңге куңелләрдә» ди ул.

Декабрь аенда Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итте. Исегезгә төшереп китәбез: яман чир белән көрәшүче Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды. Әнисе Төркиягә барып кайтканннан соң, Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга өләште. Җырчының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез…

Тулырак -> «Яшәтәсе килде сине, әни, тик булмады…» — Азат Фазлыев гаиләсендә зур кайгы | Tatar Today - татар яңалыклары.

Декабрь аенда Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итте. Исегезгә төшереп китәбез: яман чир белән көрәшүче Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр булды. Әнисе Төркиягә барып кайтканннан соң, Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга өләште. Җырчының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез…
 

 

Фото: Инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев