САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда БСМП табибы социаль челтәрләрдәге низагтан соң эшеннән киткән

Социаль челтәрләрдә медицина хезмәткәренең эш урынында үзен дөрес тотмавы турында берничә көн дәвамында видео таратылган.

Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табибы социаль челтәрләрдәге җәнҗалдан соң эшеннән киткән. Бу хакта “Татар-информ “га хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев сөйләде.

Социаль челтәрләрдә медицина хезмәткәренең үзен дөрес тотмавы турында берничә көн видео таратылган.

“24 мартта БСМПда кизү торучы табиб-кардиореаниматологның эш урынында үзен тиешенчә тотмау очрагы ачыкланды. Әлеге факт тиз арада җитәкчелеккә җиткерелде һәм табиб авыруларны кабул итүдән читләштерелде. Бәлкем ул чыннан да арыган яисә авыру булгандыр. Әлеге очрак коллективта резонанс тудырды. Табиб эштән китү карарын кабул итте”, - дип аңлатты “Татар-информ”га баш табиб.

Табиб сүзләренчә, хезмәткәрнең видеода алкоголь кулланган хәлдә булганмы, кулланмаганмы икәнлеген раслап булмый, токсикологик экспертиза үткәрелмәгән.

 

Чаллы БСМПсы бүгенге көндә инфаркт, инсульт һәм башка авыруларны дәвалау буенча югары күрсәткечләр бирә. Мәсәлән, узган ел хастаханәнең хирурглар командасы Татарстанда иң яхшылардан булып танылган. Биредә юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, исән калу өмете 25 процент кына булган егетне коткарып калганнар. БСМПның инсульт үзәге Европада иң яхшыларның берсе булып тора.

“Әлеге очрак БСМПда инде эшли торган психолог штаты белән берлектә хезмәткәрләрнең психологик халәтен билгеләүдә һәм профилактика буенча өстәмә чаралар күрүгә нигез булып тора”, - дип билгеләп үтте ьаш табиб.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев