САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт Хәлилов вафат +ВИДЕО

Саклаубаш авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилов Мизхәт Хәкимулла улының бүген гомере өзелгән.

Аны 1943 елның 1 февралендә сугышка алалар. Айга якын – 24 тәүлек поездда товар төягән вагонда Монголиягә кадәр баралар алар. Шуннан Япония чиге Уланцирян дигән шәһәрдә 175 нче артиллерия пунктында артиллерист булып хезмәт итә, соңрак япон сугышына җибәрәләр. Җиңү хәбәрен постта торганда ишетә. Сугыш беткәч, аларны кире торган җирләренә – Монголиягә кайтаралар. Анда 1948 елга кадәр хезмәт итә. Мизхәт абый - II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Туган авылына кайткач, ветеринария фельдшеры, «Тукай» совхозында кладовщик булып эшли, бригадирлыктан лаеклы ялга чыга ул. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип, нәкъ менә Мизхәт абый кебекләр турында әйтәләрдер. Белмәгән эше юк иде ветеранның. Тимерчелек – аларның нәсел һөнәре. “Сөннәтче бабай”, диләр иде аның хакында Саклаубашта. Андый осталыкка да ия ул.
- Озак яшәвенең сере шунда: тәмәке тартмады, бер минут та эшсез тормый ул, - дигәннәр иде балалары, моннан ике ел элек Мизхәт абыйны 95 яше белән котларга баргач.
Авыр туфрагы җиңел булсын Мизхәт абыйның. Без якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев