Банкның ялган хезмәткәре Татарстан кешесенең картасыннан 900 мең сум урлаган

“Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Банкның ялган хезмәткәре Татарстан кешесенең картасыннан 900 мең сум алган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“31 гыйнварда Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәүче 36 яшьлек ир-атның телефонына билгесез зат шалтыраткан һәм банк картасын блокировкалау турында хәбәр иткән”, - диелгән ведомство матбугат хезмәтендә. 

 

Ир-ат үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм картаның блокировкасын ачу өчен телефонга килгән парольне әйтергә кирәк дигән. Бернидән дә шикләнмәгән карта хуҗасы бөтен саннарны әйткән. Берникадәр вакыттан соң счетыннан 900 мең сумны алганнар.

Зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Банк хезмәткәре буларак шалтыраткан кешенең номеры Мәсәкүдә теркәлгән.

 

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша