САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Азалак авыл җирлегенең соңгы сугыш ветераны вафат булды

Азалак авыл җирлегенең соңгы сугыш ветераны вафат булды.

Юлтимер авылында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриәхмәтов Хаҗиәхмәт Нуриәхмәт улы вафат булды.

Ул 1920 елның   17 августында  Юлтимер авылында туа. 7 класстан соң Бөгелмәдә хисапчылар курсын тәмамлый. 1939 елның декабрендә армиягә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1940 ел башында кече командирлар әзерләүче курсларда укып, сержант дәрәҗәсе ала.

1941 елның 25 октябрендә Көнбатыш фронтына җибәрелә. Тихвин шәһәрен азат итүдә катнаша. Декабрь аенда Тихвин урам сугышында каты яралана. 1942 елның июнендә, комиссияләнеп, сугыштан кайта. Кайткач, Каташ Каран мәктәбендә хәрби белем дәресләре бирә. 1950 елдан – Азалак авыл советы секретаре , 1969 елдан “Нөркәй” совхозында хисапчы булып эшли.

I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Нуриәхмәтов Хаҗиәхмәт Азалак авыл җирлегенң соңгы сугыш ветераны иде. Аның якты исәтелеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Район хәрби комиссариаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев