САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зурнөркәйлеләр “Хәтер шәме”ндә катнаштылар

22 июнь – Кайгы һәм хәтер көнендә Зур Нөркәй мәдәният йорты хезмәткәрләре җирлектә яшәүче ветераннарны хөрмәтләделәр.

Алар тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, алар турында видеоязмалар әзерләделәр. Бу язмалар кичен илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үткәрелгән чарада күрсәтелделәр. Шушында ук "22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне" дип исемләнгән видеороликлар тезмәсе дә күрсәтелде. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова "Йөрәктәге эзләрне еллар җуя алмас" дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан чарада катнашучылар хәтер шәмен кабыздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев