Зур Нөркәй авылында район авыллары мәчетләре имамнарының чираттагы очрашуы узды

Район мәчетләре имамнары киңәштеләр .

Бүген – 27 февраль көнне Зур Нөркәй авылында район авыллары мәчетләре имамнарының чираттагы очрашуы үткәрелде.
Нөркәй авылы имамы Абдулла хәзрәт очрашуда катнашучыларны авыл һәм мәчет тарихы белән таныштырды. Соңыннан күптән түгел үткәрелгән Коръән уку бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Сәид, Динар, Илнур хәзрәтләр вәгазьләр сөйләделәр. Киңәшмәдә район авыллары мәчетләренең тарихларын язу һәм кайбер оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.
Яңалыкны сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде, фото – Үзәк мәчет архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: