САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк шифаханә, участок хастаханәләре, ФАПлар штат режимында эшлиләр

Районда халык сәламәтлеге торышында кискен үзгәрешләр күзәтелми. Үзәк шифаханә, участок хастаханәләре, ФАПлар штат режимында эшлиләр.

- Шифаханәдә бүгенге көндә авыруларны кабул итүләр дәвам итә, әмма профилактик чаралар үткәрү туктатылды. Диспансерлаштыру, медицина күзәтүләре, медицина комиссияләре, планлы рәвештә хастаханәгә салу, операция ясау кебек процедуралар кичектерелә, - диде район үзәк шифаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев.
Көндезге бүлектә дәваланулар да әлегә туктатылганнар, стационарга да бик ашыгыч булганда, кичекмәслек хәлләр килеп чыкканда гына яткыралар. 65 яшьтән өлкән булган табиблар да ялга киткәннәр, алар белән дистанцион рәвештә аралашырга мөмкин.
- Узган елның ноябрь аен кертеп, чит илләрдә булганнарны, алар белән даими контактта торганнарны тикшердек. Хәзер инде Россия шәһәрләреннән кайтканнар да медицина күзәтүе үтәләр. Алар анализлар тапшыралар. Әлегә коронавирус авыруына шик булганнар ачыкланмады, - ди Рамил Габдуллович.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге табибы Фәнүзә Салихова хәбәреннән күренгәнчә, бүлеккә күбрәк кан басымы, йөрәк авыруларыннан мөрәҗәгать итәләр. Температура күтәрелү очраклары да бар, әмма алар гадәти салкын тию нәтиҗәсен күрсәтәләр.

Автор: Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев