Рузалия Зарипова кешеләрне дә, хезмәтен дә ярата
9 февраль - Халыкара стоматолог көне.
Үз хезмәтен яратып, сыйфатлы итеп башкара, көн яки төн, дип тормый, авырулар янына кайчан гына чакырсаң да, ярдәмгә ашыга, диләр аның хакында.
Аның яныннан пациентлар өзелеп тормый. Әллә инде куллары алтын булганга, әллә инде кешеләрне ярату хисе күренмәс җепләр белән үзенә тартып торгангамы? Хәер, кешеләрне генә түгел, Сарманның үзен дә беренче күрүдән үк үз иткән ул.
— Аксубай районының Иске Ибрай авылында туып-үстем. Әтием татар телчесе иде, гомер буе балаларны туган телнең нечкәлекләренә төшендерде, аның матурлыгын тоярга өйрәтте. Әнием хастаханәдә эшләде. Мин еш кына аның янына бара идем, — дип искә ала ул.
Ак халатлы һөнәр ияләренең тынгысыз хезмәтенә карата кызыксыну, мәхәббәт хисләре нәкъ менә шушы вакытта бөреләнә. Аннан соң, авылларына эшкә теш табибы килә. Аның карала башлаган тешләрне дәвалап, көлеп тора торган итеп ясап куюына чын күңелдән соклана кыз. Өченчедән, апасы Венера да нәкъ менә медицина юлын сайлый, фармацевт һөнәрен үзләштерә. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлауга, Рузалия дә Казан медицина көллиятенең теш табиблары әзерли торган бүлекчәсенә укырга керә. Дөрес, әтисе: «Минем юлдан китмәдең», — дип, бераз үпкә белдереп ала-алуын.
Өч ел вакыт сизелми дә үтә. Көллиятне тәмамлагач, ул кабат туган авылына кайта, биредә ике ел хезмәт куя. Үз авылы егете белән гаилә кора.
— Сарманга ничек килеп эләктегез? — дип сорыйм аннан.
— Мансур абыемның тормыш иптәше — Сарман ягыныкы. Алар Күктауда яшәде. Абыем янына беренче тапкыр кунакка килүгә үк, бу якларны бик ошаттым. Безнең районда руслар, чуашлар бик күп яши. Ә биредә күпчелек халык — татарлар. Йомшак итеп сөйләшәләр, ачык күңелле, якты йөзлеләр. Безнең телебез гаҗәп матур бит ул. Шулай итеп, 1995 елда мин дә гаиләм белән Сарманга күченеп килдем, — ди Рузалия ханым.
Сарманга, дигәч тә, туп-туры район үзәгенә килеп эләкми әле ул. Башта Петровский Завод авылында эшли. Дөресрәге, «Петровский» агрофирмасы генераль директоры Сәлимхан Әхмәтханов ярдәме белән ачылган теш дәвалау кабинетында. Сәлимхан Миңнеханович эш өчен — акча, гаиләгә фатир бирә, Ә Рузалия ханым бөтен җиһазлар, документлар, кирәк-ярак артыннан йөри. Шулай итеп, кабинет ачыла. Эшләгән дәвердә бик күп кешегә хезмәт күрсәтә ул. Тормыш иптәше Җәмилгә дә эш табыла. Ике елдан исә табибә ханымны район үзәк хастаханәсе поликлиникасына эшкә алалар.
Сарман белән гомеренең бик күп бәхетле мизгелләре, шулай ук йөрәкне өтеп алырдай югалтулары да бәйле аның. Улы Фәнил ата-бабасы җирендә дөньяга килсә, кызлары Алсу Сарманда туа. Биредә тормыш иптәше Җәмилне югалта, инде аның йөрәк өянәгеннән вафат булуына да алты ел икән. Тик тормыш дәвам итә. Балаларының бүгенге көндә — үз гаиләләре. Фәнил Чаллыда яши, инженер-программист һөнәре алып, ЮХИДИ системасында эшли. Алсу исә — Казанда, фәнни-тикшеренү технология университетын тәмамлаган, бүгенге көндә — бала ялында. Рузалия ханымның өч оныгы бар. Шунысын да әйтергә кирәк: ул үзе дә, балалары фатихасы белән, икенче гаилә корган. Үз ягыннан килгән Локман исемле ир-егет белән матур гына яшәп ята һәм һәркөнне яраткан хезмәтенә ашыга. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә ия булган. Ә иң югары бүләк, әлбәттә, тырыш хезмәтенә карата — халык хөрмәте.
— Эшемне, кешеләрне, алар белән эшләүне яратам. Хәтта аруны да сизмим. Тешләрен дәвалаганнан соң, кешеләрнең канәгать йөзләрен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү бик рәхәт. «Черек тештән башканы белмисең инде син», диләр еш кына хезмәттәшләрем дә. Балаларны да кире бормыйбыз, — ди ул.
Ә якыннарына килгәндә, биш туганның бишесе дә махсус урта яки югары белем алган. Кызганычка каршы, Сарманны үз иткән Мансур абыйлары инде араларында юк. Ә инде Венера апасы, Әнвәр, Әмир энеләре — Сарманда еш кунак. Алар да безнең төбәкне үз итәләр, аның матурлыгына сокланалар һәм сарманлылар үзләренеке итеп кабул иткән Рузалия туганнары белән чын күңелдән горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев