САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Закон нигезендә, яраксыз товарны кире кайтарырга мөмкинме?

Кайвакыт кибеттән сатып алынган продуктларның сыйфатсыз булуына, куллану срокларының чыкканлыгына тап буласың. Төргәгеннән алынган товарны кайсы кибет сатучысының кире кабул итеп аласы килер икән?

Бу сорауларга җавап бирүен үтенеп, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовага мөрәҗәгать иттек. — Күп очракта продукциянең сыйфатсыз булуын аның төргәген ачкач кына күреп була. Әмма күп кенә кулланучылар, төргәк ачылуга сыл-тау ясап, аны кире кибеткә тапшырырга ашыкмыйлар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы нигезендә, товар сыйфатсыз булган очракта, кулланучы аны сатып алудан баш тарта ала, я булмаса, кире тапшырырга хокуклы, - диде ул. Шуны да искәртү урынлы булыр: закон нигезендә, чек сугылгач, сатучы продукцияне кире кабул итәргә тиеш түгел. Кулланучы товарны кире тапшырырга уйласа, бу аны чек сугылганчы эшләргә тиеш. Товар сыйфатсыз дип ачыкланган очракта гына, кире кабул ителә ала. Түбәндәге очракта азыктөлек товары сыйфатсыз дип исәпләнә ала: - товарның куллану срогы чыкса; - төргәктә күрсәтелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килмәсә; - товарда чит яки зарарлы катнашмалар, төрле бөҗәкләр булуы ачыкланса. Мондый төр товарлар кире кабул ителергә тиешләр. Кулланучы, үз теләге белән, аны башка сыйфатлы шундый ук товарга алмаштырып алырга, акчасын кире кайтаруларын сорарга, яки товарның бәясен төшертеп алырга хокуклы.

Альбина Сабирова.

Реклама

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X