САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз ягыңда шундый күренекле шәхес булу белән без горурланабыз,- ди Сарман гимназиясе укучылары

Һәр якның, һәр төбәкнең үзләренең күркәм эшләре, кылган гамәлләре белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләре бар.

Сарман ягы- талантларга бай як. Алар белән очрашу, аралашу, балаларга да, олыларга бик кызыклы ,эчтэлекле .  ТАССР ның 100, Сарманның 90 еллыгы һәм шагыйрьнең юбилее уңаеннан, 21 нче июнь көнне "Сарман гимназия" сенә олы хөрмәткә ия каләм иясе, Сарман районының иң мөхтәрәм кешеләренең берсе- Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин кунак булып килде. Әлеге очрашуга лагерь балалары алдан ук бик теләп әзерләнделәр: шигырьләр ятладылар, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Очрашуны гимназия директоры Ләйсән Ханифовна ачып җибәрде, ул кыскача шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыргач, сүзне Дамир абыйның үзенә бирде.  Дамир Гарифуллин кичәгә үзе дә бик әзерләнеп килгән, үзе турында да бик кызыклы итеп сөйләде, балаларның сорауларына  теләп җавап бирде. Аның күпкырлы эшчәнлегенә балалар шаккаттылар. Актив катнашкан балаларга истәлекле бүләкләрен тапшырды. Матур-матур шигырьләрен сөйләде. Гөлия Фатыхова, Римма Гимадиева, Гөлнара Хадиуллина, Гөлсимә Гайнемова, Фәридә Сапожникова, Илмира Гыйльфанова һәм Резедә Сорокиналар бәйрәмне истәлекле итеп оештырганнар иде. Үзләре чыгарган шигырьләрен шагыйрьгә Нүрзилә Хәбибуллина һәм Эльвира Назаровалар бүләк иттеләр.

Балаларга әлеге кичә бик ошады һәм алар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.  Үз ягыңда шундый күренекле шәхес булу белән алар горурландылар.

Гөләндәм Хәлиуллина, мәгариф бүлеге методисты.

Бар Сарманның бер бабае,

Ак бабае, шәп бабае.

Хөрмәт итә аны һәркем-

Олы- кече, кыз- малае.

Кем микән ул дисезме?

Шуны да белмисезме!

Шәҗәрәче һәм галим

Ул - Гарифуллин Дамир.

Нүрзилә Хәбибуллина. 

******

Дамир абый шигырьләрен

Укырга без яратабыз.

Сәнгатьле сөйләп аларны,

Конкурсларда катнашабыз.

Олыны олы итәргә

Шигырьләрендә әйтә,

Ярдәмләшеп яшәргә

Укучысын кисәтә.

Әти-әни, туганлыкны

Онытмаска да өнди,

-Ватанпәрвәр булыгыз,

Укучыларым, - ул ди.

 Эльвира Назарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев