САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөз легендар бренд өчен тавыш бирә аласыз

Узган ел ахырында республика халкы проект өчен брендлар тәкъдим итте. Алар өчен тавышны 21 февральгә кадәр бирергә мөмкин.

Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Ул республиканың үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү максатыннан уздырыла. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала.
Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Алар 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләнәчәк. Проект барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) үз эченә алачак.
Калган 43 бренд республика районнарында сайланачак. Тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Бу этапта катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 23 февральгә кадәр кабул ителәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X