САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлтимер балалар бакчасы ата- аналарны җыйды

14 сентябрьдә Юлтимер балалар бакчасында авыл фельдшеры Хакимуллина Г.Р. катнашында әти-әнилэр җыелышы узды.

Ул эниләр белән “Балаларны вакцинацияләү турында шуны белергә кирәк!” дигән темага түгәрәк өстәл оештырды, кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Җыелышны бакча мөдире Лилия Афзалетдинова дәвам итте. Ул җәйге сәламәтләндерү чорына, ремонт эшләренә нәтиҗә ясады, киләсе уку елы алдында торган максат-бурычлар белән таныштырды. Тәрбияче Каримова З.Р. әниләрне укыту процессы белән таныштырды, “Уенның балалар үсешендәге роле” исеме астында чыгыш ясады. Җыелыш бик эчтәлекле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев