САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чираттагы утырыш

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең районнар белән видеоэлемтә аша оештырылучы 28 сентябрь көнне чираттагы утырыш булды.

Видеокиңәшмә белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров идарә итте. 
Утырышлар барышында һәрвакыт юллардагы вәзгыять хакында даими кисәтелеп торса да, имгәнү, үлем очраклары белән тәмамланган юл фаҗигаләре, бигрәк тә аларда балалар катнашуы динамикасының уңай якка үзгәрүе сизелми. Бигрәк тә соңгы 3 айда хәлләр тагын да катлауланган.
Шамил Хәмит улы хәзер инде видеоэлемтә аша гына районнарда бу юнәлештәге эшнең торышы белән танышудан канәгать түгеллеген белдерде һәм махсус комиссия районнарга чыгып, ситуациягә үзе ачыклык кертәчәген әйтте. 
Видеоконференциядә Татарстандагы барлык муниципаль районнарның администрация, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашты. Үтә актуаль проблемаларны үз эченә алган видеоконференция эшчәнлегендә Сарман районы башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Айдар Мифтахов, гомумән, балаларның юлда йөрүенә җаваплы барлык вазифаи затлар да катнашты. 
Кызганычка каршы, юллардагы фаҗигаләрнең артуына җәяүлеләр дә, машина белән исерек хәлдә идарә итүчеләр дә, автобус шоферлары да гаепле. Агымдагы елның 8 аенда аварияләр республикада 2807 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3479 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Иң аянычы, аварияләр нәтиҗәсендә 266 гомер өзелгән. Болар хакында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов бәян итте. 
Киңәшмәдә шулай ук кышкы чорга әзерлек проблемасы да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев