ЮХИДИ: Машина йөртү таныклыгы алу өчен кагыйдәләр үзгәрә

11 гыйнварда Русиядә машина йөртү хокукы алуны көйләүче карар проекты норматив-хокукый актлар порталында урнаштырылды.

Яңа кагыйдәләр буенча, гадәттәге “мәйданчык” һәм “шәһәр”гә бүленешне бердәм имтихан алыштырачак.

Кандидатларны сынау, элекккечә, беренчел йөртү күнекмәләрен тикшерүдән башланачак. Ул “ябык” мәйданчыкларда, автодромнарда, каты өслекле һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен чикләнгән территорияләрдә узачак.

Аннан соң, ашина йөртүчегә кандидат, шәһәр хәрәкәте шартларында, сул як һәм уң як борылыш ясап, җәяүлеләрне уздырып, тигез булмаган юлларда йөреп күрсәтергә тиеш булачак.

Тимер юл аша чыгу, көйләнә торган юл чатын узу, ике һәм аннан да күбрәк полосалы юлда хәрәкәт итү кебек күнегүләр мәҗбүри булмаячак.

Моннан тыш, автомәктәп укытучысы автомобильдә имтихан бирүче янында утыра алмаячак.

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

 

https://tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша