САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары балл ияләре 100 баллны ничек җыярга кирәклеген өйрәттеләр

Бүген “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Кәшер урта мәктәбендә шул исемдәге акция үткәрелде.

  • Мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева кунакларны сәламләгәннән соң, “Имтиханнарга ничек әзерләнергә?” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Сүз шушы мәктәпнең узган еллар чыгарылыш укучыларына бирелде. Иске Кәшер мәктәбен тәмамлаган, рус теленнән 100 балл җыйган Рузилә Госманова, 92 балл җыйган Булат Гарифуллин, 87 балл җыйган Эльза Гыйләҗиева, 85 балл җыйган Айнур Корбыев имтиханнарга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр, очрашуда катнашучы 9-11 сыйныф укучыларына киңәшләрен бирделәр. Соңыннан укучылар, төркемнәргә бүленеп, “Максатка ирешү юлы” дигән темага проектлар эшләделәр, аны якладылар, ә укытучылар өчен “Хәзерге көн мәктәбендә укытучы лидер буларак” дигән темага мастер-класс уздырылды. “Курку төрләре һәм аларны җиңү” дигән темага үткәрелгән психологик тренинг укучылар өчен аеруча кызыклы булды. 
    Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл җирлеге депутаты, укытучы Фәрит Салихов катнаштылар. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев