САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Яшь армиячеләр” отрядының республикакүләм казанышы

19 сентябрь көнне Казанда «Патриот» спорт-патриотик һәм призывка кадәр яшүсмерләрне хәзерлек республика базасында «Алга, яшь армиячеләр!» («Вперед, юнармейцы!») хәрби-спорт уеннарының зона этабы үтте.

Ярышларда Татарстаннан килгән кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәп-интернат һәм мәктәп укучылары - барысы 9 район командасы катнашты. 
Районыбыз данын 2 номерлы Җәлил мәктәбе укучылары яклап чыкты. Уеннарның беренче этабында райондашларыбыз үзләрен стройга әзерлектә, турникта күтәрелүдә, гәүдәне күтәрүдә, 60 метрга йөгерүдә, автоматны җыеп-сүтүдә, граната атуда сынап карады. Икенче этапта исә бөтен команда белән кыенлыклар полосасы үткәннәр. «Окопка сикердек, противогазлар кидек, «яралыга» беренче медицина ярдәме күрсәттек, шифрларны эзләдек. Иң истә калганнары шулар булды», - диде Айнур Башаров, алган кичерешләре белән уртаклашып. 
Ул хәрби - спорт уеннарында автомат сүтеп җыю буенча 2 урынны алган, игезәк сыңары Артур 3 урынга чыккан, ә гомуми нәтиҗәләр буенча команда 2 урынга лаек булган. 60 метрга йөгерү буенча шәхси зачетта безнекеләр икенче булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев