САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яран гөлләр турында белә идеңме?

Яран гөл диюгә, әбиләрнең ап-ак пәрдәле, берсеннән-берсе купшырак яраннар үсеп утырган тәрәзәсе хәтергә төшә.

Әбиләрнең күңел җылысын тойгандай, гөлләре дә һәрвакыт шау чәчәктә утырырлар иде. Килгән-киткән кешене дә шул яраннар арасыннан карап каршы алалар алар. 
Халкыбыз элек-электән яран гөлен яраткан. Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган. Үз итеп үстерелгән яранны һич кенә дә диңгез аръягы гөле дип уйламассың. Яранның туган ягы чынлап та чүлле Көньяк Африка ләбаса. Яран гөле иң элек XVII гасыр ахырында Англия һәм Германия кебек илләрнең ботаник бакчаларында пәйда була. Ә XVIII гасыр башында аны Россиядә өй гөле итеп үстерә башлыйлар. Шулай ук тиз арада бакчачылар да үз итеп өлгерә. Хәзерге вакытта исә яранның йөзләгән яңа гибрид төрләре барлыкка килде. Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев