Бөекбритания башкаласында татар теле буенча курслар эшли башлый.
Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның "Заман" оешмасы хәбәр итә.
Дәресләр 14 сентябрьдан башлана. Аларга теләгән һәр кеше йөри алачак. Курсларны япон егете Чихиро Тагучи алып барачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз