САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ялкын»ның яңа санын тәкъдим итүгә күренекле блогер килде

Ул һәм башка татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең эшләү тәртипләре белән таныштырдылар.

Бүген «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Анда миллион язылучысы булган татар блогерлары катнаштылар.
YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырды. Аның уйлавынча, YouTube каналын алып бару шактыйга авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул.
«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуны күздә тота. YouTube хостингында күпчелек мастер-класс, өйрәтүгә багышланган видеолар бирелә. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — диде миллион язылучысы булган Раил.
«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналын укучыларның яшьләр булуын билгеләп үтте. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.
Тәкъдим итүдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев