Яхшыбайдан Сагындыковлар батырлыгы Бөек Ватан сугышы тарихына язылган
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел булса да, анда катнашучыларның батырлыклары мәңге онытылмый. Андый батырлар Яхшыбай авылында да шактый күп булалар.
Сагындыков Габтрәкыйп Садершәһит улы 1912 елның июнь аенда Сарман (ул вакытта – Өфе губерниясенең Минзәлә өязе) авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленинград блокадасы дип исемләнгән дәһшәтле бәрелеш вакытында да тулысынча шунда «кайный». Туган авылына кайту бәхетенә 1947 елда гына ирешә 1972 елның 22 августында 60 яшендә каты авырудан вафат була.
Энесе Габтерәүф абыйсыннан дүрт яшькә кечерәк була. Армия сафларына киткәнче, Үзбәкстанда мәктәп директоры булып эшли ул. Сугышка шуннан җибәрелүе сәбәпле, районда аның турында мәгълүматлар юк. Кызганыч, Сталинград өчен барган сугышта батырларча һәлак була Рәүф абый. Исемен мәңгеләштереп, Волгоград шәһәренең бер мәктәбе дружинасына Рәүф Сагындыков исеме бирелә. Икенче санлы мәктәптә батыр якташыбыз истәлегенә музей да оештыралар.
Герой якташларыбыз турында тагын да тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев