29 майда Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Сау бул, бакча!" дип исемләнгән чыгарылыш бәйрәме үтте.
Балаларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, тәрбияче Ландыш Сираева, 1 сыйныфка кабул итеп алучы укытучы Кадрия Абдуллина, әти-әниләр котладылар, бүләкләделәр. Балалар матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Бәйрәм иртәсе җырлар, биюләр белән күңелле итеп үрелеп барды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз