САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Христианнар Раштуаны бәйрәм итәләр

Кичә христианнарның 28 ноябрьдә башланган постлары төгәлләнде.

Бүген исә – 7 гыйнвар көнне бөтен христиан дөньясы Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Христиан динендәгеләр аны әһәмияте ягыннан Пасхадан соң икенче урында торучы бәйрәм дип саныйлар. Россиягә ул рәсми рәвештә 1991 елда әйләнеп кайта. 6 гыйнвар көнне кич, күктә беренче йолдыз кабынгач, правословие динендәге кешеләр бәйрәм табыны артына утыралар. Өстәлгә бодай яки дөге ярмасыннан пешерелгән ботка, җимеш, чикләвек, балдан ясалган эчемлек, майсыз тәбикмәк, винегрет, балык, томалап пешерелгән кәбестә, гөмбә, пешерелгән алма һәм башка шуның кебек ризыклар куела. Ә 7 гыйнвар көнне, пост беткәч, табынга башка традицион ашлар бирелә. Бу көнне христианнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бүләкләр бирешәләр. Ә табын артында кунаклар саны җөп санда булырга тиеш, дип карала. Алай булмаганда, өстәлгә өстәмә приборлар куела. Хатын-кызлар 7 гыйнвардан башлап өч көн дәвамында хуҗалык эшләреннән тыелып торалар: өй җыештырмыйлар, кер юмыйлар, текмиләр һәм башкалар. Ә өйләрне фәрештәләр фигуралары – фәрештә кечкенә Иисусның дөньяга килүе турында хәбәр иткән – белән бизиләр, шәмнәр кабызалар. 
Раштуа төне өчен дә христианнарда борынгы гореф-гадәтләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев