Ункөнлек - хат ташучылар өчен дә кызу эш өсте
“Бик тырыш, тыныч, сабыр һәм халык хөрмәт итә”, – диделәр Юлтимер авылы хат ташучысы Гөлсем Хәйбрахманова турында Азалак авыл җирлегендә.
Аның үзенә дә кешеләр белән эшләү ошый. Шулай булмаса, район почта элемтәсе бүлегенә алмаш оператор булып эшкә керер идемени ул.
Хезмәт юлымны 2006 елда башладым. Район авылларында чираттагы ялга чыгучы хат ташучыларны, бүлекчә җитәкчеләрен алыштыра идем, – дип искә ала ул.
Хезмәте беренче карашка авыр тоелмаса да, аның үз кыенлыклары була. Көн саен юлаучы машиналарда башка авылларга йөреп эшләү, юлда аларны көтеп тору һич кенә дә җиңел булмый. Авылларның якыны, ерагы бар, табигатьнең дә – үз көе: кышын күз ачкысыз бураннары, язын-көзен – үтәли җиле, салкын яңгырлары. Ләкин шулай да башка авыллар, яңа кешеләр белән танышу, аралашу ошый аңа. Ә менә язмышын шушы хезмәт белән бәйләрмен дигән уй башына да килмәгән була аның. Юлтимер авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренең 47 санлы һөнәр училищесына укырга керә, өс киемнәре тегүче һөнәрен үзләштерә. Ләкин бу хезмәте буенча эшләргә туры килми аңа. Әлеге уку йортын тәмамлагач, ул Сарман аграр көллиятендә кассир-хисапчылыкка укый. Ә аннан соң инде туган авылына кайта. Түбән Кама районы егете Илгизәр белән тормыш корып җибәрә. Эше дә табыла кызга – туганының киңәше буенча Сарман почта элемтәсе бүлегенә эшкә керә. Ә 2015 елдан ул Юлтимердә хат ташучы булып эшли башлый. Эшенең, әлбәттә, уңай яклары да бар, кыен яклары да. Авылда 126 хуҗалыкта гомер кичерүче 276 кешенең 54 е – өлкәннәр, 11е – бакча яшендәге, тагын 11е – мәктәп яшендәге балалар. Калганнары – эш яшендәге кешеләр. Аларның күпчелеге Чаллыга йөреп эшлиләр.
Киткән кеше кире кайтмый инде ул. Үзебезнең авылда кешегә җитәрлек эш булсын иде, – дип уфтана Гөлсем.
Ә үзе ул, акчасы кызыгырлык булмаса да, хат ташучы эшен яратып башкара. Хезмәт хакын эшнең күләменә карап билгелиләр, ди ул, көненә күпме юл үтәсең, күпме кешең газета-журналларга язылган. Гөлсем башкара торган эшнең күләме ярты ставкага гына туры килә икән.
Зәйдән вакытлы матбугатны атнага ике көн – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне китерәләр. Почта бүлекчәсе – өйдә. Газета-журналларны ул вакытында таратырга тырыша. Нинди генә һава торышы булса да, сумкасын күтәреп, авыл урамына чыгып китә. Түләүләрне җыя, барлыгы 22 кешегә пенсия дә тарата. Тормыш елдан-ел цифрлаша, электронлаша барганлыктан, соңгысын карта аша алучылар да бар, ди ул, авылда атнага бер көн саклык кассасы да эшли. Газета-журналлар таратудан тыш, айга 12 мең сумлык товар сатарга да тиеш икән әле ул. Юлтимер өчен аз түгел бу, шуңа күрә планы да һәрвакытта да үтәлеп бетми. Чәй, шикәр, токмач, ярма, үсемлек мае кебек халык өчен беренче чиратта кирәкле товарларга өстенлек бирә ул. Санаулы гына булса да, авылда хуҗалары җәйгә генә кайтучы йортлар да юк түгел. Ә менә район газетасы “Сарман”ны бу яртыеллыкта 30 дан артык хуҗалык ала икән. Киләсе яртыеллык өчен дә егермеләп кешене яздырырга өлгергән.
Күпчелек кеше ташламалы ункөнлекне көтә, – ди бу уңайдан Гөлсем.
“Хезмәт хакым аз”, – дип, төшенкелеккә бирелми ул. Ел саен күпләп каз үстерәләр. Илгизәре дә ярдәм итә, беренче сыйныфка барырга әзерләнүче улы Дамир да кул арасына керә. Алган һөнәре дә ярап куя: өйдәге кием-салымны үзе ремонтлый, тегәсен тегә. Чигү, бәйләү эшләренә дә кулы ята. “Инде кышка да әзерләнә башладык, буш вакытларымда йон оекбашлар бәйлим”, – ди ул. Җиләк-җимеш, яшелчә өлгерә башлауга, кайнатмасын, төрле салатларын әзерли башлый. Каршыда гына яшәүче әти-әнисенә булышырга да өлгерә, аларны пешкән ашыннан калдырмый. Илгизәрнең Түбән Кама районында яшәүче әнисе һәм башка якыннарының хәлләрен белешеп кайтырга да вакыт табалар. Кыскасы, һич кенә дә буш вакыты юк аның. Менә шулай туган авылында тормыштан ямь табып, кечкенә генә шатлыкларны да зурдан кабул итеп яши белгәнгәме, тормышыннан канәгать ул. “Бәхетен үзе төзи”, – диләр андыйлар хакында. Ә үзең төзегән бәхет кадерле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев