САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хастаханә ничек эшли?

31 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр барлык көннәрдә дә, шул исәптән бәйрәм һәм ял көннәрен дә кертеп, район үзәк хастаханәсе, аның барлык стационар бүлекчәләре, шул исәптән анестезиология һәм реанимация (тәүлек буе табиб анестезиолог-реаниматолог булачак), ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре һәм клиник-диагностика лабораториясе һәм дежур табиб штат һәм тәүлеклек режимда эшли.

Стационарда шулай ук тәүлек буе дежур табиб булачак.
Яңа ел каникуллары көннәрендә район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр авыруларны кабул итәчәк. Калган көннәрдә авырып китүчеләр кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Яңа ел каникулы көннәрендә түбәндәге табибларның тәүлек буе ургент дежурлыклары оештырыла: хирург, терапевт, педиатр, невролог, акушер-гинеколог, стоматолог, рентгенлаборант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев