«Халык контроле» нинди мәсьәләләрне хәл иткән?
Гаризаларның елдан-ел арта баруы кимчелекләр арту дигән сүз түгел.
Ел башыннан ук һәр тармакта узган елга нәтиҗә ясала башлый. Тугыз айда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына 191 гариза кергән булса, ел ахырына аның саны 270кә җиткән. Халыкны беренче чиратта нинди мәсьәләләр борчыган? Аларның кайсылары хәл ителгән, кайсылары үз чиратларын көтә? Район башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсин белән әңгәмәбез – шул хакта.
- Шулай итеп, халыкның иң күбен нинди проблемалар кызыксындырган?
- «Халык контроле»нә кергән мөрәҗәгатьләрнең 29,63 проценты торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, территорияләрне төзекләндерү, объектларны һәм торак йортларны ремонтлауга кагылышлы иде. Юлларны төзекләндерү мәсьәләләре халыкның яртысыннан артыгын борчый. Ә мөрәҗәгатьләрнең 4,44 проценты – су белән тәэмин ителеш буенча иде.
- Аларның күпмесе хәл ителде?
- 206 мөрәҗәгать буенча кимчелекләр тиз арада бетерелде, 36сы буенча эшләр планлаштырылды, 28е җитди сәбәпләр аркасында кире кагылды. Гаризалардан күренгәнчә, халык әллә ни зур проблемалар күтәрмәде. Әйтик, Җәлил поселогыннан тротуарларны кардан чистартуны сорап язганнар иде. «Балалар белән бакчага кадәр барып җитәрлек түгел», – дип мөрәҗәгать иттеләр. Бу гозер буенча тиз арада эш башкарылды. Шушы ук торак пункттан: «Ишек алдын кардан чистартмыйлар, машина юлы кар көрте эчендә калды», – дигән мөрәҗәгать җибәрделәр. Ишек алды тиз арада кардан чистартылды. Әлбәттә, тормыш булгач, җитдирәк проблемалар да килеп чыга. «Подвалда канализация торбасы тишелде. Аннан алынган барлык әйбер подвал идәнендә шул килеш ята. Бөтен җирдә – су, подъездда да, фатирда да ис килә», – дип яздылар Җәлилдән. Канализация системасы суыртылды, тишелгән урын ямалды, подвал һәм ишек алды территориясе чистартылды. Шул ук торак пункттан кухняда кайнар суның нормативларга туры килмәве хакында шикаять керде. Тикшергәч, шул ачыкланды: үзәк котельныйда циркуляция насосының сафтан чыгуы нәтиҗәсендә линияләрдә басым төшкән булган, насос алыштырылгач, кайнар су белән тәэмин ителеш тиешле таләпләргә җавап бирә башлады. Кешеләр үтенече буенча ике ноктада урам утлары алыштырылды. Бер күп катлы йорт подъездында, рамы асылыну сәбәпле, ике этаж арасындагы тәрәзә ябылмый башлаган. Ул шулай ук төзекләндерелде.
- Агымдагы елдан дәүләт мәгълүмати системасына махсус операциядә хезмәт итүчеләргә кагылышлы категория дә өстәлгән иде. Алардан мөрәҗәгатьләр кермәдеме?
- Юк.
- Ә планга ниндирәк эшләр кертелде, ягъни ниндирәк эшләр соңгарак калдырылды?
- Кышка кергәндә, тротуарның брусчаткасы җимерелә башлады, дип яздылар. Әлеге тротуар җәй көне ремонтланачак. Ремонт вакытында асфальт җимерелә башлады, дип мөрәҗәгать иттеләр. Бу эш тә җәйгә калдырылды. Өй салкын, дип мөрәҗәгать итүчеләрнең дә үтенече канәгатьләндереләчәк, бу йорт капиталь төзекләндерү программасына кертелде. Урамы белән утларны тәртипкә китерүне сорадылар, биредә дә эш программа нигезендә башкарылачак.
- Ә нинди үтенечләр кире кагылды?
- Кешеләрнең кайбер күренешләрне дөрес аңламаган очраклары да бар. Берәү: «Юл чатындагы багана янын тимер киртә белән әйләндереп алганнар, җирне законсыз үзләштергәннәр», – дип язган. Чынлыкта исә ул киртә багананы саклау максатыннан, аңа машина килеп бәрелмәсен өчен куелган. Мөрәҗәгать итүчегә шулай дип җавап та бирелде, законсыз җир үзләштерү билгеләре юк, дип хәбәр ителде. Җәлилдә ата-аналар, якындагы мәктәп хезмәткәрләре соравы буенча юлның бер өлеше кар белән капланган иде. Гариза бирүче юлны чистартуларын сорап язган. Аңа бу юлның ябылуы, җәй көне анда хәрәкәтне чикләү билгеләре куелачагы хәбәр ителде. Бер үк факт буенча берьюлы берничә кеше язган очраклар да бар. Кайчак нинди дә булса юлны ремонтлауларын сорап язалар, ә ул безгә карамый торган юл булып чыга.
- Узган ел 270 гариза керде, дидегез. Бу күрсәткеч елдан-ел арта бара. Моны ничек аңларга: кимчелекләрнең артуы әллә халыкның елдан-ел активлаша баруы дипме?
- Әлбәттә, соңгысы дип. Тормыш булгач, объектлар туза да. Әмма районда ел саен күп миллион сумлык эшләр башкарыла, һәр эшне үз вакытында башкару өчен зур көч куела. Дистәләрчә милли проектлар, дәүләт программалары тормышка ашырыла. Төзекләндерәсе, алыштырасы һәр нәрсә күз уңыннан үткәрелә. Шул ук вакытта халык та активлаша бара. Кечкенә генә җитешсезлек күрсәләр дә, мәгълүмати системага хәбәр итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: яңа технологияләрне үзләштерүчеләр дә арта бара. Билгеле, халыкның әйләнә-тирәне төзек, матур, чиста итеп күрергә, уңайлы шартларда яшәргә теләве – сөенечле хәл. Шуңа күрә райондашларыбыздан шуны сорар идек: кимчелекләргә битараф калмагыз, «Халык контроле»нә языгыз. Ул – халык өчен эшли торган проект.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев