WhatsApp кайбер гаджетларда эшләүдән туктаячак

2020 елда WhatsApp кайбер гаджетларда эшләүдән туктаячак

Операция системалары искергән гаджетларда кушымта эшләмәячәк.

2020 елның 1 февраленнән WhatsApp мессенджеры Android операцион системасын 2.3.7 версияләренә кадәр кулланучы гаджетларда, шулай ук iPhoneда iOS 8гә кадәр операция системалары белән эшләүне туктатачак.

Шул ук вакытта 2019 елның 31 декабрендә, Facebook корпорациясенең мессенджеры Windows Phone җайланмаларында эшләми башлады.

Хәбәрләр алмашу хезмәте элеккечә Android операцион системалары идарәсендә 4.0.3 версиясеннән һәм iOS 9 версиясеннән башлап, шулай ук KaiOS 2.5.1 версиясеннән башлап (JioPhone һәм JioPhone 2) җайланмаларында эшләячәк, дип хәбәр итә WhatsApp’ның техник ярдәме.

Моңа кадәр җитештерүчеләр кулланучыларга операция системаларының үз версияләрен яңартырга һәм шул рәвешле мессенджер эше белән бәйле проблемаларны хәл итәргә киңәш итте.

Социаль челтәрләрнең һәм мессенджерларның профессиональ кулланучылары ассоциациясе директоры Владимир Зыков сүзләренчә, кулланучылар искергән системадагы җайланмаларда WhatsApp'ны сүндергәннән соң смартфоннарын алыштырырга мәҗбүр булачак. «Кулланучылар өчен бу начар, чөнки кешеләр ни өчен аларга телефоннарның яңа модельләрен сатып алырга кирәклеген аңламый…» — дип хәбәр итә RT аның сүзләренә сылтама белән.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте