САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин пенсия системасына үзгәрешләр кертү турында законны имзалады

2019 елдан башлап, ришвәтчеләрдән конфискацияләнгән акчаларны Россия Пенсия фонды бюджетына күчерәләр.

Россия Президенты Владимир Путин "Пенсия билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайсыберләренә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны имзалады. Бу документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Әлеге закон буенча пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Дәүләт Думасы документны 27 сентябрьдә кабул итте. Федерация Советы 3 октябрьдә хуплады.

 

Владимир Путин ришвәтчеләрдән конфискацияләнгән акчаларны 2019 елдан башлап Россия Пенсия фонды бюджетына күчерергә рөхсәт бирә торган законны да имзалады.

Пенсия яше алдындагы кешеләрне эшкә алудан баш тарткан өчен 200 меңгә кадәр штраф түләтү турындагы үзгәрешләр кабул ителде. Россия Президенты Җинаять кодексына шул хакта үзгәрешләр кертү турындагы законны да имзалады. 

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев