Ватан геройлары көне уңаеннан, Каташ -Каран мәктәбендә узган чара

9 декабрь- Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә.

"Ватан геройлары көне " уңаеннан узган чарада укучылар бу көннең әһәмиятен һичшиксез аңладылар.

Класс сәгате "Алар батырлык үрнәге " дип аталды. Укучылар презентация белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан Хәтер китабы белән таныштылар, якташларны эзләп таптылар.

Гөләндәм Хәлиуллина язмасы һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде