САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Василиса Премудрая бака рәвешендә озак яши алыр идеме?” – бу хакта бүген Сарман урта мәктәбендә сөйләштеләр

Сарман урта мәктәбендә бүген “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакыт эшчәнлегендә укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру” исеме астында зона семинары уза.

Аның эшендә якын-тирә районнардан килгән укытучылар катнашалар. Кунакларны район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова сәламләгәннән соң, алар ачык дәресләргә һәм мастер-классларга таралыштылар. Берничәсендә без дә булдык. Альмира Мирзасалихова алып барган 8 класслар өчен химия дәресендә, мәсәлән, укучылар ни өчен Василиса Премудраяның бака образында озак яши алмаячагын ачыкладылар. Моның өчен алар микроскоп аша ике тереклекнең дә кан составын тикшерделәр, логик сорауларга җавап бирделәр һәм, шуларга нигезләнеп, нәтиҗә ясадылар.
2 сыйныфлар өчен Гөлназ Гатина уздырган “Орел һәм решка” чарасы да бик күңелле булды. Укучылар уен аша акча эшләргә өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев