САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Утыз абунәчегә – утыз бүләк» акциясенә син дә кушыл!

Хөрмәтле райондашлар! 1 сентябрьдән без 2025 елның I яртыеллыгына район газеталары «Сарман» белән «Новый Сарман»га язылу кампаниясенә старт бирдек.

Аның кысаларында без абунәчеләребез арасында «Утыз абунәчегә – утыз бүләк» дигән акция игълан итәбез. Ул абунәчеләребез өчен дә, хат ташучылар өчен дә отышлы булачак. Бүләкләрне район газеталарына иң күп язылган авыллардагы абунәчеләребез арасында уйнатачакбыз. Җиңүче үз җирлегенең хат ташучысыннан продукция наборы сатып алу өчен 500 сумлык сертификатка ия булачак.
Кадерле дуслар! Ел тәмамланырга ике генә ай калып бара. Почта бүлекчәләренә ашыгыгыз – “Сарман”лы да, бүләкле дә булыгыз! Квитанция күчермәләрен редакциягә юлларга онытмагыз, акциядә катнашу теләге хакында үзегезнең почтальоныгыз аша җиткерсәгез дә була.
Исегезгә төшереп үтәбез: узган яртыеллыкта без «Язылу – сездән, шикәр – бездән» дигән акция үткәргән, ун җиңүчегә 5әр килограмм шикәр комы тапшырган һәм алар әлеге күчтәнәчкә бик сөенгәннәр иде.

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев