САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Утырышта ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды

Бүген район Советының утырышлар залында дүшәмбе киңәшмәсе узды.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек ул озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов белән Иске Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнур Гайнемовага Район Советының Мактау грамотасын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Беренче көн тәртибе буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Альберт Шәрипов чыгыш ясады. Ул 1 июльдә узган сәяси вакыйга нәтиҗәләре белән таныштырды, сентябрь аенда узачак сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Теманы район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев дәвам итте.
Аннан чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов социаль объектларның ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсен яктыртты.
Полиция начальнигы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Латыйпов районда санитар-эпидемиологик режим таләпләрен үтәү хакында сөйләде, саклану чараларын күрергә өндәде.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев