САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар прокурор белән очраштылар

Сарман урта мәктәбендә кызыклы шәхесләр белән очрашу матур традициягә әйләнде.

Узган атнада укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 11 сыйныф укучыларының район прокуроры Татьяна Федоровская һәм аның ярдәмчесе Роберт Сабиров белән очрашулары үткәрелде. Прокуратура хезмәткәрләре 
үзләренең мәктәп, студент еллары, ничек һөнәр сайлаулары турында сөйләделәр, җинаятьчелек турындагы законнарның төп принциплары белән таныштырдылар. Укучылар прокуратура органнарының кеше хокукларын, шул исәптән балигъ булмаганнарның, яклау, җәмгыятьтә законлылыкны саклау буенча эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар укучыларга социаль челтәрләрдә аралашканда 
сак булырга кирәклеге турында да искәрттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, күзәтчелек һәм прокуратура органнарында эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында да әйттеләр, укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Камилә МИННӘХМӘТОВА, Сарман урта мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X