САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар мәдәни чараларга мәҗбүри йөрергә тиеш түгел

Министрлык мәдәни-ял учреждениеләрендә оештырылган чараларга балаларны мәҗбүри җәлеп итү буенча ата-аналарның зарлары ешаюын хәбәр итә.

Укучылар мәгариф оешмаларында үткәрелә торган һәм локаль актлар белән билгеләнгән - уку планында каралмаган чараларда үз теләге белән генә катнашырга хокуклы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәдәни-ял учреждениеләрендә оештырылган чараларга балаларны мәҗбүри җәлеп итү буенча ата-аналарның зарлары ешаюын хәбәр итә.

Бу проблеманың җитдилеген исәпкә алып, чараларга (театрларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәни-ял учреждениеләренә), шул исәптән коммерцияле нигездә барырга мәҗбүр итү очрагы булырга тиеш түгел.

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп узганча,«Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законның (29.12.2012 ел, № 273-ФЗ) 34нче маддәсе 4нче пункты нигезендә, укучылар мәгариф оешмаларында үткәрелә торган һәм локаль актлар белән билгеләнгән тәртиптә уку планында каралмаган чараларда үз теләге белән катнашырга хокуклы.

 

Димәк, гомуми белем бирү оешмаларында да, алардан читтә дә уку планы кысаларында булмаган чараларда катнашу ирекле.

Укучылар иреген чикләү ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линия” телефоны буенча хәбәр итүне сорый: тел.: (843) 294 95 70.

Фото: http://mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев