САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тузганак көнен бәйрәм итәбезме, дуслар?

Бүген - тузганак көне, дуслар.

Ул, дару үләне буларак, бик күптәннән билгеле үсемлек. Мәсәлән, Борынгы Грециядә, Римда, Кытайда табиблар аны бик еш кулланганнар.
Тузганак – гадәти булмаган, серле үсемлек. Кайсыбыз гына балачакта тузганактан такыя үреп кимәде икән? Әлеге шөгыль хәзер дә онытылмый әле. Ул чәчәк атып бетереп, йонлы башы калгач, аны өреп тарату гадәте дә бар.
Тузганакның искиткеч төгәллек сәләтенә ия булуын да билгеләп үтү кирәк. Аның чәчәкләре иртән нәкъ 6.00 сәгатьтә ачыла һәм 15.00 сәгатьтә йомыла. Аның белән хәтта сәгать дөресләргә була. Менә сынап карагыз әле, дуслар.
Витаминлы үлән буларак та билгеле тузганак. Аннан салат ясыйлар, чәчәкләреннән бал кайнаталар. Бу араларда инстаграмда, башка социаль челтәрләрдә күп кенә кулланучылар нәкъ менә аннан ясалган кайнатма рәсемнәрен куйганнар.
Бүген, бәйрәм булудан файдаланып, сез дә туклану рационына аннан әзерләнгән ризыклар кертеп карагыз әле.

Хөрмәтле дуслар, тузганактан бал ясау рецептын кайсыгыз белә? Әйдәгез, башкалар белән дә уртаклашыгыз әле. Ашларыбыз тәмле булсын!
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев