САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Циркта аю дрессировщикка һөҗүм иткән

Олонец шәһәрендә циркта аю номеры вакытында дрессировщикка һөҗүм иткән. Бер тамашачы бу хәлне видеога тешергән һәм «ВКонтакте» социаль челтәренә элеп куйган. Бу хәлдән тамашачылар да, циркта эшләүчеләр дә курыккан. Дрессировщикның ярдәмчесе аюга тибә башлаган, ләкин бу ярдәм итмәгән. Шуннан соң цирк хезмәткәрләренә электрошокер кулланырга туры килгән. Бер кеше дә, аю да җитди казалар күрмәгән.

Хайванның нигә кисәк кенә үзен агрессив тота башлавын әлегә аңлата алмаганнар. 

 

Инде дөньяның 45 алга киткән илендә циркта хайваннар белән чыгыш ясау тыелган. Болар арасына Австралия, Белгия, Алмания, Ирландия һ.б. кергән. 21 гасырда кеше үз-үзенең күңелен үзе ача алмыйча, хайваннарны азаплаганнарын карау дөрес түгел дип саныйлар бу илләрдә. 

Фото: скриншот видео

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев