САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртип бозган өчен штраф салыначак

Районның сакланучы табигый объектлары бар.

  • Сөлек урманы, Бохарай наратлыгы, Минзәлә, Игәнә елгалары – әнә шундыйлардан. Районда төзекләндерелгән чишмәләр, изге урыннар күп, минераль су чыганаклары, тарихи һәйкәлләр шактый. Дәүләт күзәтүе астында торучы мәчетләр, чиркәүләр бар, - ди район Башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Марат Шәехов.

Аларны саклау, чиста тоту – райондашларның уртак бурычы. Аңа кушылу һәркемнең патриотик хисенә дә бәйледер.

“Чүпләмәгән җирдә түгел, ә чүпләгән өчен штраф салган җирдә чиста була”, - ди районның баш чисталык сакчысы. Ә штрафларга килгәндә, алар аз түгел. ТР Законының 3.6 мәддәсе нигезендә, кагыйдәләрне бозучыга кисәтү яки гражданнарга – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга -15000 сумнан 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган. Хокук бозу кабатланган очракта административ штраф күләме арта. Ул, категориягә карап, 3500-5000 сум, 30 000-50 000 сум, 50 0000 сумнан бер миллион сумны тәшкил итә. Транспорт чарасын яшеллек зонасына, балалар һәм спорт, шулай ук йорт янындагы хуҗалык мәйданчыкларына куйган өчен дә штрафлар зур. Гражданнарга – 2000-3500 сум, вазифаи затларга – 5000-20 000 сум, юридик затларга - 50 000-100 000 сум. Гадәттән тыш хәлләр туганда, искәрмә булырга мөмкин.

16 апрельдән башлап, махсус комиссия җирлекләргә чыгып, урыннардагы тәртипне тикшерәчәк, моның буенча чыгу графигы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев