САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тренажерларда интернатта тәрбияләнүчеләр бик теләп шөгыльләнәләр

Коммерциянеке булмаган оешмаларга, социаль проектларны тормышка ашыруга киткән финанс чыгымнарын каплау өчен, республика бюджетыннан субсидияләр бүленеп бирелә.

Ул конкурс рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуны, районнарга социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Район инвалидлар җәмгыяте узган ел “Сәламәтлек әлифбасы” (“Азбука здоровья”) социаль проектында катнашып, җиңүгә иреште. Грант акчасына Җәлил поселогы картлар һәм инвалидлар йортына урам тренажерлары алынды. Бүгенге көндә алар урнаштырылды һәм аларда интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп шөгыльләнәләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – район инвалидлар җәмгыяте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев